Экологик закон бозулар турында узган уку елында 7 меңнән артык мөрәҗәгать булды. Казанда бүген “Мәктәп экопатруле” III республика конкурсына йомгак ясадылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына республиканың иң актив укучылары җыелды, алар 2016-2017 уку елында иң күп санда санкциясез чүплекләрне ачыклаганнар. Экологик проектның өченче сезонында Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре, Чирмешән, Спас һәм Ютазы районнары укучылары аеруча активлык күрсәткән. «“Мәктәп экопатруле” конкурсының популярлыгы арта бара. Проектның беренче сезоны белән чагыштырганда, быел мөрәҗәгатьләр саны 7 тапкыр артты. Бу безнең эшнең никадәр мөһим булуы турында һәм анда безнең укучыларның никадәр актив катнашуы турында сөйли”, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. Ул булышлык өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте һәм барлык табигать саклау органнарының килешеп эшләве турында билгеләп үтте. Әлеге проектның әһәмияте турында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та аерып әйтте. Аның сүзләре буенча, бу республика программасы һәр укучыга актив булырга, проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын күрсәтергә мөмкинлек бирә: “Укучылар эшенең республикабызга игелек, чисталык һәм тәртип китерә торган конкрет нәтиҗәләре булу куандыра”. Эшнең тиешле юнәлештә баруы турында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин да уңай фикерләрен әйтте. “Балаларыбызның әйләнә-тирәдәге табигатькә аңлы мөнәсәбәттә булуы сөендерә. Бу безнең экологик җәмгыять төзүгә таба дөрес юлда икәнлегебезне аңлата”, - диде ул.
Экологларның актив булышчылары бүген бүләккә телефоннар, планшетлар, электросамокатлар, сигвейлар алды, иң яхшы сыйныфларга цифрлы микроскоплар һәм проекторлар бүләк иттеләр.
Чара кысаларында шулай ук иҗтимагый инспекторларга таныклыклар тапшырдылар. Яше буенча инде мәктәп ЭКОкүзәтчелегенә туры килмәүчеләр бүгеннән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының иҗтимагый инспекторлары булды.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 1 сентябреннән “Мәктәп экопатруле” IV республика конкурсы старт алды. Катнашу өчен, телефонда “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы урнаштырырга кирәк, аның ярдәмендә санкциясез чүплекне яки агынты суларның җирлек рельефына чыгуын теркәргә һәм фото-яки видеохәбәрне Татарстан Экология министрлыгына җибәрергә кирәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте