Танып белүле, матур һәм экологик. Казан шәһәрендәге 3нче гимназиянең республикада беренче экологик сыйныфы укучылары табигать турында китап ясады. Эшләү өчен материал тукыма калдыклары булды. Икенче чималны дөрес итеп файдалану идеясе укучыларга ЭКОдәресләрнең берсендә килә, аларны балалар өчен даими рәвештә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре үткәрә. Экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова мондый проектларның балаларда экологик культура формалаштыруга этәргеч булуын билгеләп үтте. “Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү кече яшьтән үк башлана һәм планетадагы һәр тере нәрсә өчен җаваплылык хисен вакытында тәрбияләү бик мөһим”, - диде ул. Тукыма калдыкларыннан әйбер ясау буеча иҗади эш сыйныфка команда рухы кертте. Сыйныф җитәкчесе Эльвира Сабирҗанова билгеләп үткәнчә, эшләнмәне ясау барышында укучылар берләште, сыйныфташларының иҗади сәләтләрен күрделәр һәм уртак кызыксынулары да барлыкка килде. Аның әйтүенчә, укучыларда икенчел чималны грамоталы файдалану буенча тагын берничә кызыклы вариант бар. Идеяләрен алар Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында тормышка ашырырга планлаштыралар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте