Кыргый карьерларны рекультивацияләү һәм кече су объектларының су саклау зоналары озынлыгы мәсьәләләрен бүген Баулы шәһәрендә гражданнарны кабул итү вакытында тикшерделәр. Шәһәр һәм район кешеләре белән очрашуны Татарстан табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров үткәрде. Кабул итү барышында табигать саклау өлкәсендәге законнар, экологик закон бозулар өчен җаваплылык һәм экологик бәхәсләрне чишү тәртибе буенча җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.
Баулы районында эш белән йөрү вакытында, Фаяз Шакиров һәм Илсур Гыйльметдинов биологик чистарту корылмаларында да булдылар. Быел биредә торбаүткәргечләрне, ләм карталарын, ком мәйданчыкларын реконструкцияләү буенча, рәшәткәләр бинасына капиталь ремонт буенча, йогышсызландыру станциясе һәм исәпләү приборлары урнаштыру буенча эшләр тәмамланды. Бу чаралар эшкәртелә торган агынты сулар күләмен арттырырга һәм чистартылган суларның септиктан чыккандагы сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә корылмага тәүлеккә уртача 3000 м3 көнкүреш агынтылары керә, алар 4-баскычлы биологик чистарту системасын уза. Агынты суларның сыйфатына үткәрелгән бәяләү БЧК эшенең нәтиҗәлелеге артканлыкны һәм 90-95% тәшкил итүне күрсәтте.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте