Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.
Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:
Бүген Кыргыз Республикасыннан килгән делегация “Куркынычсыз шәһәр” һәм “Электрон хөкүмәт” проектларында Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә республика сәясәте белән танышты. Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов кунакларга әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү территориаль системасының эше, Татарстан экологлары эшенең матди-техник базасы һәм мәгълүмати технологияләр турында сөйләде.
Җирдә тормыш ничек барлыкка килгән? Һәм эволюция ничек барган? Татарстанның беренче экологик сыйныфында табигать белеме буенча гамәли шөгыль узды. Укучылар өчен күчмә дәресне “Казан Кремле” Музей-тыюлыгының табигый фәннәр клубы «Пилигрим» үткәрде. Интерактив шөгыль барышында балаларга Җирнең башка планеталардан төп аермасы турында, беренче тере организмнарның нәрсәдән гыйбарәт булганлыгы турында һәм үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы эволюциясенең ничек барганлыгы турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары гомумшәһәр өмәсендә катнашты. Көзге санитар-экологик икеайлык кысаларында экологлар Яр Чаллы халкы белән бергә шәһәр территорияләрен төзекләндерде.
Республиканың меңләгән су объектлары, 10 мең километр ярлары тиешле хәлгә китерелде, өмәләр территориясеннән 10 мең кубометрдан артыграк чүп чыгарылды. Бүген Казанда гражданнарның күпләп ял итү урыннарын санитар чистарту һәм чишмәләрне тәртипкә китерү буенча “Чиста яр” һәм “Татарстан чишмәләре” республика конкурсларына йомгак ясадылар, аларның оештыручылары булып муниципаль берәмлекләр белән бергә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тора.
Казанның Идел буе районында урнашкан М-14 торак микрорайонын эчәргә яраклы чишмә суы белән тәэмин итәчәкләр. Хәзер Оренбург тракты янында 2нче разведкалау-эксплуатацияләү скважинасын бораулау бара. Эшләр барышы белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев танышты. Аның сүзләре буенча, химик анализ күрсәткечләре, минеральләшү һәм катылык барлык тиешле таләпләргә туры килә: “Без тәүлеккә 20 000 куб.метрга кадәр алырга исәплибез. Бу 100 меңгә якын казанлы әлеге чыганактан чип-чиста су ала алачак дигән сүз”.
Экология һәм география өлкәсендә милли “Хрусталь компас” премиясе алу өчен заявкалар кабул итү башланды. Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең 2017 елда география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны тормышка ашырган гражданнары, иҗади берлекләре, илебез һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләре номинантлар була ала.
“ГАҖ «Казаньоргсинтез»га кертелгән акча югары нәтиҗә һәм эффективлыкка юнәлтелде, - диде ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Булдырылмый калган зыян юшкын һәм ләм мәйданчыкларын реконструкцияләүгә тотылган акчадан берничә мәртәбә артыграк. Аерым горурлык белән билгеләп үтәсем килә, Татарстанның бөтен предприятиеләрендә – табигатьне саклау мәсьәләләре өстенлекле”.
“Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге проект – гражданнарның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итүнең нәтиҗәле коралы, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Яшь буынның чиста һәм тирән карашы, бирү формаларының төрлелеге - мәгълүматны төрле яшьтәге кешеләргә җиткерүнең бик яхшы ысулы. Ел саен конкурсның географиясе киңәя бара һәм катнашучылар саны арта, бу проектның әһәмияте үскәннән үсә баруы турында сөйли”.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Катнашырга бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар чакырыла.
Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә: