“ГАҖ «Казаньоргсинтез»га кертелгән акча югары нәтиҗә һәм эффективлыкка юнәлтелде, - диде ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Булдырылмый калган зыян юшкын һәм ләм мәйданчыкларын реконструкцияләүгә тотылган акчадан берничә мәртәбә артыграк. Аерым горурлык белән билгеләп үтәсем килә, Татарстанның бөтен предприятиеләрендә – табигатьне саклау мәсьәләләре өстенлекле”. ГАҖ «Казаньоргсинтез»ның сәнәгать-агынты суларын нейтральләштерү һәм чистарту цехы территориясендә реконструкцияләнгән юшкын һәм ләм мәйданчыклары бүген эшләтеп җибәрелде. Хәзер юшкын мәйданчыклары буенча утырымнар туплану күләме 10 мең тоннага кадәр җитәчәк (моңа кадәр 7 мең иде). Бетон нигезләр заманча технологияләр буенча эшләнде, фильтрлау элементы, бөтен дренаж, юшкынны суыртып агызу системасы алыштырылды, профилактик чаралар пычранган агынты суларның туфракка эләгүен булдырмау максаты белән үткәрелде.
ГАҖ «Казаньоргсинтез»ның баш инженеры Рафаэль Сәфәров билгеләп үткәнчә, цехта сәнәгатьтән агызып чыгарылган суларга микрофильтрация үткәрелә. Бер сәгатькә 600 куб.м. кадәр су чистартыла. Бу Иделгә агызып ташлаулар күләмен киметергә һәм шул ук суны кабат файдаланырга мөмкинлек бирә. Чистарту, ләм һәм юшкын мәйданчыкларын модернизацияләү программасы 5 елга исәпләнгән иде. Әмма бөтен эш күләме ике ел эчендә башкарылды. Эшнең графиктан алдарак баруы турында ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов та әйтте. Моның Республика икътисады өчен зур әһәмияте, шул ук вакытта экологиягә уңай йогынтысы булуын ТР Дәүләт Советы Депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев билгеләп узды.
ГАҖ «Казаньоргсинтез»да экологик әһәмиятле проектларның тормышка ашырылуы регионның экологик иминлеге өчен җаваплылыкның югары дәрәҗәдә булуы турында, табигать саклау технологияләрен кабул итү һәм аларны предприятие эшчәнлегенә нәтиҗәле кертү турында дәлилли. Чара Россиядә Экология елы һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында тормышка ашырылды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте