Татарстанның беренче экологик сыйныфы укучылары табигый фәнне үзләштерә

2017 елның 27 октябре, җомга

Җирдә тормыш ничек барлыкка килгән? Һәм эволюция ничек барган? Татарстанның беренче экологик сыйныфында табигать белеме буенча гамәли шөгыль узды. Укучылар өчен күчмә дәресне “Казан Кремле” Музей-тыюлыгының табигый фәннәр клубы «Пилигрим» үткәрде. Интерактив шөгыль барышында балаларга Җирнең башка планеталардан төп аермасы турында, беренче тере организмнарның нәрсәдән гыйбарәт булганлыгы турында һәм үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы эволюциясенең ничек барганлыгы турында сөйләделәр. Геологик экспонатларны – бүгенгә кадәр сакланган аммонит кабырчыкларын демонстрацияләү балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Татарстан Экология министрлыгының экологик мәгариф һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова тарафыннан оештырылган танып белүле уен укучыларның белемнәрен киңәйтүгә һәм үтелгән материалның үзләштерелүен тикшерүгә ярдәм итте. Шулай ук дәрес барышында беренче сыйныфларга борынгы дөньяга сәяхәт ясау мөмкинлеге бирелде. Һәм тулыландырылган өр-яңа интерактив экспонат ярдәмендә 3D тамгалар файдаланып кеше эволюциясен күзәтә алдылар. Татарстанның табигый тарихы музее 1 «А» классын «Пилигрим» түгәрәге эшендә актив катнашкан өчен рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Татарстанда “Беренче экологик сыйныф” проекты 1нче сентябрьдә Казанның 3нче гимназиясендә старт алды. Ул Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында тормышка ашырыла.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International