Меңләгән су объектлары тәртипкә китерелде, 10 мең километр яр буе чистартылды. Бүген Казанда “Чиста яр” һәм “Татарстан чишмәләре” конкурсларына йомгак ясадылар

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Республиканың меңләгән су объектлары, 10 мең километр ярлары тиешле хәлгә китерелде, өмәләр территориясеннән 10 мең кубометрдан артыграк чүп чыгарылды. Бүген Казанда гражданнарның күпләп ял итү урыннарын санитар чистарту һәм чишмәләрне тәртипкә китерү буенча “Чиста яр” һәм “Татарстан чишмәләре” республика конкурсларына йомгак ясадылар, аларның оештыручылары булып муниципаль берәмлекләр белән бергә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тора. Табигать саклау чарасында 30 меңнән артык татарстанлы катнашты. Акциягә халык, иҗтимагый оешмалар (Рус географик җәмгыяте, “Чиста булыр”, “Яшь гвардия”, Гомумхалык фронты) активистлары, мәктәп укучылары, студентлар, предприятиеләр һәм оешмалар (идарәче компанияләр, җирле үзидарә органнары) хезмәткәрләре, ММЧ, сәяси партияләр (Бердәм Россия) һәм спорт берләшмәләре актив кушылды.

“Экологик конкурсларда төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр иясе булган кешеләр катнашуы куанычлы. Алар бөтен күңелләре һәм йөрәкләре белән Татарстан табигатен саклауны кайгырта торган кешеләр. Бүген үз үрнәкләре белән алар, республиканың әйләнә-тирә мохитен саклауга зур өлеш кертеп, актив экологик позиция күрсәттеләр”,- диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. Мондый экологик чараларның мөһимлеген Татарстан Республикасы буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов та билгеләде. Аның әйтүенчә, туган як табигатен чистарту – изге һәм игелекле эш.

Гражданнарның күпләп ял итү урыннарын санитар чистарту һәм чишмәләрне тәртипкә китерү буенча чараларда аеруча актив катнашкан кешеләр бүген истәлекле призлар һәм бүләкләр алдылар. “Чиста яр” конкурсы йомгаклары буенча “Иң яхшы муниципаль район” номинациясендә түбәндәгеләр билгеләнде:

1 урын – Казан,

2 урын – Яр Чаллы,

3 урын – Мөслим районы.

“Иң яхшы авыл җирлеге” номнациясендә җиңүче Алабуга районының Танайка авыл җирлеге булды.

Иң актив хезмәт коллективлары:

1.​ «Соцбытобслуживание Шинник» ҖЧҖ,

1.​ Тәтеш шәһәренең катнаш төрдәге “Әкият” (“Сказка”) балалар бакчасы,

1.​ Алабуга районының Балалар экология-биология үзәге.

“Иң яхшы иҗтимагый оешма” номинациясендә җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды:

1 урын – Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе,

2 урын – Буа районы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте, 

3 урын – Татарстан Республикасының “Чиста булыр” Яшьләр экологик хәрәкәте.

“Иң яхшы мәгълүмати яктырту” номинациясендә түбәндәгеләр аерып билгеләнде: Светлана Шумкова («НТР 24» телеканалы), Эльвира Ермакова («Эфир – Набережные Челны» телеканалы), Александра Севастьянова (ТНВ), Андрей Шульга («Эфир» телеканалы), Гөлназ Титова (Алабуга яңалыклар хезмәте), Мария Павлова («Камская новь» газетасы), Айгөл Мотыйгуллина һәм Илья Тагиров («Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы), Гөлгенә Шиһапова («Ватаным Татарстан» газетасы), Вероника Латыпова («Республика Татарстан» газетасы).

«Иң яхшы иҗтимагый инспекторлар» Александр Грозенок,  Дмитрий Посвежинный  һәм Азат Каюмов булды.

“Чиста яр” конкурсының «Иң яшь катнашучысы» Максим Кузовников (2 яшь) булды, ә “Иң тәҗрибәле катнашучы” номинациясендә җиңүче дип Виктор Китов (76 яшь) игълан ителде.

“Татарстан чишмәләре” конкурсы йомгаклары буенча “Муниципаль районда иң яхшы төзекләндерелгән чишмә” номинациясендә җиңүчеләр:

1 урын – Әлмәт районында «Тегермэн шарлавыгы» чишмәсе,

2 урын – Лаеш районында «Святой источник» чишмәсе,

3 урын – Питрәч районында «Апакай Чишмәсе».

“Авыл җирлегендә иң яхшы төзекләндерелгән чишмә” номинациясендә җиңүчеләр дип танылды:

1 урын – Мөслим районының Яңа Усы авыл җирлегендә «Миннегәрәй коесы» чишмәсе,

2 урын – Кама Тамагы районының Келәнче авыл җирлегендә «Тегермән тавы чишмәсе»,

3 урын – Яшел Үзән районының Әйшә авыл җирлегендә «Сафоновский родник» чишмәсе.

“Иҗтимагый инициатива” номинациясендә иң яхшылар:

1 урын – “Бердәм Россия” партиясе Татарстан бүлекчәсенең Нурлат бүлекчәсе,

2 урын – Арча районы Апаз мәктәбе каршындагы «Тимурчылар - волонтерлар» иҗтимагый хәрәкәте,

3 урын – Алексеевск районының Инвалидлар җәмгыяте.

“Иң актив гражданнар” дип Владимир Иванов (Югары Ослан районы), Исхак Мөхлисов (Түбән Кама районы) һәм Гөлназ Мустафина (Азнакай районы) танылды.

Гражданнарның күпләп ял итү урыннарын санитар чистарту һәм чишмәләрне тәртипкә китерү буенча чаралар Россиядә Экология елы һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында узды. Акцияләр Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә сулыклар ярында санитар тәртип урнаштыру һәм саклау, чыганакларны чүп-чардан чистарту, иҗтимагый активлыкны һәм гражданнарның табигатькә сакчыл мөнәсәбәтен үстерү максатында үткәрелде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International