Бүген Кыргыз Республикасыннан килгән делегация “Куркынычсыз шәһәр” һәм “Электрон хөкүмәт” проектларында Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә республика сәясәте белән танышты. Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов кунакларга әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү территориаль системасының эше, Татарстан экологлары эшенең матди-техник базасы һәм мәгълүмати технологияләр турында сөйләде. Кунакларда иң зур кызыксынуны атмосфера һавасын контрольдә тоту системасы уятты. “Атмосфера һавасы торышын күзәтү республикада 123 урында елга 2 миллионнан артык анализ ясап башкарыла, шул исәптән берничә пычраткыч матдә буенча анализ, контроль автомат режимда өзлексез башкарыла”, -дип сөйләде Рөстәм Камалов. Кыргыз Республикасы вәкилләре Татарстанда республиканың экологик иминлегенә зур игътибар бирелүен билгеләде. “Беренче чиратта, бу – һаваның һәм су объектларының чисталыгын контрольдә тоту, кеше алардан башка яши алмый. Нәкъ менә шушы өлкәләрне яхшырту буенча күп чараларның тормышка ашырылган булуы яхшы тәэсир калдыра”, - диделәр алар. Кунаклар әйтүе буенча, республикада экологик иминлекне тәэмин итү буенча Татарстан тәҗрибәсе Кыргызстанда да кулланылырга мөмкин.
Эшлекле сәфәр кысаларында Кыргыз делегациясе шулай ук күчмә экологик лаборатория һәм атмосфера һавасы пычрануны контрольдә тотучы автомат станция эше белән танышты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте