Казанның Идел буе районында урнашкан М-14 торак микрорайонын эчәргә яраклы чишмә суы белән тәэмин итәчәкләр. Хәзер Оренбург тракты янында 2нче разведкалау-эксплуатацияләү скважинасын бораулау бара. Эшләр барышы белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев танышты. Аның сүзләре буенча, химик анализ күрсәткечләре, минеральләшү һәм катылык барлык тиешле таләпләргә туры килә: “Без тәүлеккә 20 000 куб.метрга кадәр алырга исәплибез. Бу 100 меңгә якын казанлы әлеге чыганактан чип-чиста су ала алачак дигән сүз”. Чыганак 2015 елда ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафынан ачылган иде. Аңа “Шәһәр яны” атамасы бирделәр. «ГИДЭК» ЯАҖ Казан бүлекчәсе җитәкчесе Татьяна Гәрәева билгеләп үткәнчә, хәзер чыганакны өйрәнеп бетерү һәм булачак суалгычка нигез салу максаты белән эшләр алып барыла. Чыганакның эксплуатация мөмкинлекләре расланды, суның сыйфаты эчәргә яраклы кондицияләргә туры килә. 100 метрлы тирәнлектән чыгарыла торган артезиан суы алдан әзерләүне таләп итми. Су алу скважинасы суга М14 микрорайоны ихтыяҗын гына тәэмин итеп калмыйча, бөтен шәһәрне су белән тәэмин итү өчен резерв чыганак булачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте