Россиякүләм халык фронты торак пунктлары эчендә урнашкан, ачыкланган һәм тәртипкә китерелгән чүплекләр саны буенча шәһәрләр рейтингын күрсәтте. "Чүплекләрнең интерактив картасы" ресурсы белешмәләренә караганда, Искитим (Новосибирск өлкәсе), Түбән Кама һәм Бөгелмә (Татарстан Республикасы) лидер буларак танылган.
Тикшеренү эше Президентның "2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" указы кысаларында уздырылган, биредә төп пунктларның берсе буларак шәһәрләрдәге санкцияләнмәгән һәм ачыкланган барлык чүплекләрнең тәртипкә китерелүе билгеләнгән. Иҗтимагый хәрәкәт белешмәләренә караганда, рейтингны җитәкләүче Искитим шәһәрендә активистлар 71 чүплек урынын ачыклаган, аларның 69ы инде бетерелгән, ә 2сендә эшләр алып барыла. Икенче урында – Түбән Кама, биредә ачыкланган 35 чүплек урыны инде чистартылган. Өченче урын шулай ук Татарстанда. Бөгелмә шәһәрендә 20 чүплек урыны ачыкланган, шуларның 19ы бетерелгән.
Иң яхшы шәһәрләр исемлегенә шулай ук Әлмәт (Татарстан Республикасы), Якутск, Ханты-Манси, Псков һәм Килемары поселогы (Мари Иле Республикасы) кергән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте