"Җир шары тирәли экологик сәяхәт" палаткалы лагерында балаларны дуслары даирәсендә гадәти булмаган һәм кызыклы маҗаралар һәм вакыйлар тулы 6 көн көтә. Байтик савыктыру-белем бирү лагеры базасындагы эко-смена инде дүртенче ел рәттән уза. Быел 24 июльдән 29ына кадәр балалар Идел-Чулман табигый тыюлыгы белән танышачак һәм Рус география җәмгыяте вәкилләре белән очрашачак, чүпне аралап җыю һәм юннатлык хәрәкәте тарихы турында күбрәк белем туплаячак.
"Эко-сменалар балаларның туризм һәм туган як тарихы буенча белемнәрен киңәйтә һәм тирәнәйтә, экологик культура дәрәҗәсен арттыра", – дип билгели Татарстан Республикасының "Чиста булачак" иҗтимагый яшьләр оешмасы җитәкчесе Диләрә Сатикова.
"Җир шары тирәли экологик сәяхәт"не оештыручылар булып "Чиста булачак" иҗтимагый яшьләр оешмасы һәм "Татарстан Республикасы Министрлыклары һәм ведомстволары ярдәмендә россия студент отрядлары" иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге тора. Профильле сменада катнашу өчен заявканы 20 июльгә кадәр https://clck.ru/Dfmiu сылтамасы буенча бирергә була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте