Казанда экологлар һәм полиция хезмәткәрләре ком урлау очрагын чикләде

2018 елның 17 июле, сишәмбе

"Юдиноның Революция урамында урнашкан сәнәгать базасы территориясеннән ком ташыйлар", – җирле халыктан экологларга шундый хәбәр килде. Әлеге урынга ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инсекторлары һәм Казан шәһәре буенча Россия ЭЭМ идарәсенең №4 "Юдино" полиция бүлеге хезмәткәрләре кичекмәстән юл алды. Уртак рейд барышында 4 метрга кадәр тирәнлектә карьер һәм махсус төзелеш техникасы: 6 КАМАЗ һәм эвакуатор-төягеч ачыкланды. Контроль чаралар барышында ачыкланганча, җир асты байлыкларыннан файдалану эше лицензиясез алып барылган. "Кара казучы"ларның законсыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә 900 м² туфрак өслегенә зыян салынган. Әлеге вакытта без табигатькә китерелгән зыян күләмен исәплибез һәм әлеге эшләрне законсыз оештыруга катнашы булган затларны ачыклау эше алып барыла", – дип билгели дәүләт инспекторы Артур Шакирҗанов.

Исегезгә төшерик, гражданнарга җайлы булсын өчен Татарстанда Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшли. Табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, санкцияләнмәгән чүплек урыны, су объектыннан файдалануны чикләү, сулыкка, туфракка пычратучы матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату) турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International