Бөтен Җир шары буйлап тәүлек дәвамында Яшел Иҗат Сәгате узачак. Халыкара акция 1 август көнне 13:00 сәгатьтә башланып китәчәк һәм инде бишенче мәртәбә барча дөнья буйлап дәвам итәчәк. Планетаның төрле-төрле нокталарында, шул исәптән Казанда, җирле вакыт белән 13:00 сәгатьтә төрле яшьтәге төрле милләтләрнең иҗат кешеләре берләшәчәк һәм шәһәрләрдә һәм илләрдә дөньядагы экологик вәзгыятьне ни рәвешле үзгәртеп булуын күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар уздырачак. Катнашучылар ишегалларын яшелләндерү белән шөгыльләнәчәк, экофлэшмоблар, мастер-класслар, медитацияләр, конференцияләр һәм экодәресләр уздырачаклар.
Халыкара акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Тулырак мәгълүматлар һәм Яшел Иҗат Сәгате кысаларында тормышка ашыру өчен идеяләр банкы – оештыручының http://eco-idea.org сайтында.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте