2018 елның 23 июленнән 28енә кадәр Казанда чик суларының сыйфатына Россия-Кытайның уртак мониторинг эшен методик һәм лаборатор яктан тәэмин итү буенча Техник конференция (семинар) һәм Чиктәге суларны рациональ файдалану һәм саклау буенча Уртак Россия-Кытай комиссиясенең Чик суларының сыйфатын тикшерү һәм саклау буенча эшче төркеменең IX утырышы булачак. Аталган утырышлар ел саен уза.
Суларның сыйфатына уртак мониторинг Аргунь, Амур елгаларында, Уссури җирлеге тамагында, Раздольная елгасында һәм Хака күлендә 9 урында гамәлгә ашырыла. Россия делегациясен Су ресурсларының федераль агентлыгының Су ресурслары һәм су хуҗалыгы эшчәнлеген җайга салу идарәсе башлыгы Дмитрий Савостицкий җитәкли. Делегациянең Кытай өлешен Кытай Халык Республикасының Экология һәм әйләнә-тирә мохит министрлыгының Әйләнә-тирәлекне мониторинглау департаменты директоры Лю Чжицюань җитәкли.
Алда торган Эш төркеме утырышы барышында ике ил делегациясе вәкилләре 2018 елда Чиктәге су объектлары суларының сыйфатына уртак Россия-Кытай мониторингын гамәлгә ашыру буенча чаралар программасын үтәү барышы турында фикер алышырга планлаштырыла, шулай ук 2017 елда чиктәге су объектлары суларының сыйфатына бәя бирү күздә тотыла. Техник конференциядә су объектларының сыйфатын күзәтү тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында экспертлар шул исәптән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының мониторинг системасы белән дә танышачак.
Эш төркеменең һәм Техник конференциянең ел саен уза торган утырышлары ике ил территорияләрендә чиратлашып уздырыла. 9 нчы очрашуның оештыручылары булып Су ресурсларының федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Амур бассейны су идарәсе, Су хуҗалыгы буенча "Средволгаводхоз" федераль дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тора.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте