WorldSkills чемпионатының беренче көнендә үк Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында чит илләрдән килгән студентлар булып китте. Шулай итеп, Германия һәм Кытай студентлары Татарстан экологларының эш көне белән танышуга иреште.
Казанда 19 августтан 2 сентябрьгә кадәр Германия-Россия яңа технологияләр институтының “Россиянең “акыллы шәһәрләре”: киләчәккә караш!” дигән икенче халыкара җәйге мәктәбе үткәрелә. Быел анда Россия студентлары – КНИТУ-КАИ, КФУ һәм КДЭУда белем алучылар катнаша. Мәктәпнең төп бурычларыннан берсе – экология һәм шәһәр мохитен саклау өлкәсендә теоретик һәм практик белемнәр бирү.
Егет-кызлар Татарстанда алып барыла торган экологик эшчәнлек белән танышуны мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Дамир Вәлиуллин һәм Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе начальнигы Алексей Полюшков белән әңгәмәдән башлады. Белгечләребез җәйге мәктәптә катнашучыларга халыкны экологик агарту, дәүләт күзәтчелеген хәл итү, экологлар тарафыннан файдаланыла торган кызыклы һәм файдалы техник атрибутлар турында сөйләде. Студентларның шуларның берсендә утырып йөреп тә карады. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре урында суның ничек алынуын һәм аңа ничек анализ ясалуын күрсәтте, ә инде Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясендә әйләнә-тирә мохитнең торышын тәфсилләбрәк тикшерү турында сөйләшү булды. Студентлар һава һәм туфракның ничек тикшерелүен, аерым алганда, күчмә экологик лабораториянең ничек эшләвен өйрәнде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте