2019 елның августыннан октябрь аена кадәр, халык арасында энергияне сак тоту юнәлешендәге тормыш рәвешен популярлаштыру максатыннан чыгып, Россия Энергетика министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясе ярдәмендә, “Бергәләшеп яктырак – 2019” Бөтенроссия энергияне сак тоту һәм экология фестивале уздырыла. Фестиваль, хакимият органнары, компанияләр җитәкчеләрен, фән, мәдәният, спорт эшлеклеләрен җәлеп итү нигезендә, бөтен гаилә өчен киң колачлы бәйрәмнәр рәвешендә оештырыла.
2018 елда илебезнең 76 төбәгендә, фестивальгә теләктәшлек итү максатыннан, энергияне сак тоту юнәлешендәге тормыш рәвешен популярлаштыру буенча социаль кампания үткәрелде: мәктәпләр һәм балалар бакчаларында энергияне сак тоту буенча тематик дәресләр һәм атналар, мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен тематик викториналар, квестлар, иншалар бәйгеләре, энергетикларның студентлар белән очрашулары, җылылык-энергетика комплексы предприятиеләрендә ачык ишекләр көннәре, гадәттәге лампаларны энергияне сакчыл тоту мөмкинлеге бирүче лампаларга алыштыру буенча хәйрия акцияләре үткәрелде. Быел энергияне сак тоту һәм экология өлкәсендә өйдә яки эштә безнең һәркайсыбызның үзенә бәйле конкрет эшләр культурасын популярлаштыру игътибар үзәгенә алыначак.
Фестивальдә шәһәр бәйрәмнәре мәйданчыгында яки энергияне сак тоту идеяләрен хуплау йөзеннән социаль кампания кысаларында катнашырга ниятләсәгез, федераль яки тиешле төбәкнең оештыру комитетына мңрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтәгә керү өчен кирәкле мәгълүматлар www.вместеярче.рф сайтының төп сәхифәсенә урнаштырылган.
#ВместеЯрче фестивлен оештыру, аны хуплау һәм методик материаллар алу буенча сорауларны фестивальнең федераль оештыру комитетына (festival@minenergo.gov.ru) җибәрергә кирәк. Тел.: +7 (962) 997-2563.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте