ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре һәм районның Мәгариф идарәсе вәкилләре Тукай районы “Балкыш” савыктыру лагеренда ял итүче балалар өчен экология дәресе үткәрде. Экологлар балаларны туып үскән төбәгебезнең экологик яктан күренекле урыннары белән таныштырды, “Боровецк чишмәләре” табигый ядкәре, “Түбән Кама” милли паркы, елга буйларындагы матур урыннар турында сөйләде. Белгечләр балалар белән әңгәмә барышында шулай ук республикадагы экологик вәзгыять, чүпне аерып җыюга күчү перспективалары һәм яшьләрнең иҗтимагый хәрәкәтләрдә катнашуы турында фикер алышты. “Әлбәттә, безнең һәркайсыбыз әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга үзеннән өлеш кертергә тырыша: макулатура җыябыз, өмәләрдә һәм “Мәктәп эко-патруле” хәрәкәтендә катнашабыз,” – дип билгеләп үтте балалар.
Чара азагында үсмерләрнең барысына да истәлекле бүләкләр, шул исәптән эко-тәртип буенча көндәлек киңәш-тәкъдимнәрдән торган Министрлык дәфтәрләре тапшырылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте