Татарстанда радиоактив калдыклар саклагычы юкка чыгарылачак

2019 елның 20 августы, сишәмбе

 “Росатом” дәүләт корпорациясе һәм “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе белән “Чистай сәгать заводы” ябык акционерлык җәмгыятенең проектта каралмаган саклагычлары территорияләрен торгызу буенча эшләр башкаруга контракт төзелгән.  Контракт суммасы 32 508 508 сум тәшкил итә.

Шулай итеп, завод территориясендә һәм Кубас урманында урнашкан саклагычлардан калдыклар чыгару планлаштырыла. Чыгарылган калдыклар Казан бүлегенең радиоактив калдыклар саклау пунктына вакытлыча саклауга җибәреләчәк. Алга таба алар, кулайлык критерийләренә китерелгәннән соң, радиоактив калдыклар белән эш итү буенча илкүләм операторга тапшырылачак. Калдыкларны чыгарганнан соң саклагычлар территориясендә дезактивация һәм радиация буенча соңгы контрольлек чарасы уздырылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International