1 гыйнвардан Экология министрлыгының атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе 1 млн 824 мең үлчәү башкарган. Шуларның 649 меңе Казанда урнашкан биш станция тарафыннан үткәрелгән.
Татарстанның Төньяк зонасы районнарында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасында төзелгән килешүләр кысаларында җирле бюджетларның экологик керемнәр исәбенә табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру эше дәвам итә.
Бүген Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучы Игорь Егоров белән очрашты. МХО ветераннарына ярдәм итү республика программасы кысаларында остаз итеп билгеләнгән министр алгы сызыктан күптән түгел генә кайткан Игорь Яковлевич белән беренче очрашуын уздырды.
Азнакай шәһәренең «Юлдаш» гараж җәмгыяте территориясендә ТР Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыкладылар.
Бүген 19:45 һәм 22:45 сәгатьтә «Эфир» телеканалында «Чистый Татарстан» тапшыруының яңа чыгарылышын карагыз.
6 октябрьгә кадәр «Наше время – Безнең заман» ТР Эшләүче яшьләрнең ачык телевизион иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә.
Киекле авылында табылган чүплек бетерелде. Хокук бозу Нурлат районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланган иде.
Саба районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Көек авылында берьюлы ике хокук бозу очрагын ачыкладылар.
Арча районын мониторинглау кысаларында Төньяк идарә инспекторлары Югары Ура авылы янында ике законсыз чүплекне ачыкладылар.
Су ресурслары федераль агентлыгының Бөтенроссия фотоконкурсының җәйге сезонына йомгак ясалды. Иҗади бәйгедә Россиянең 78 төбәгеннән 421 фотограф катнашкан, алар жюри хөкеменә 2,5 меңгә якын эш тәкъдим иткән.