МАХ мессенджерында үзеңне һәм якыннарыңны мошенниклардан куркынычсыз режим ярдәмендә сакларга мөмкин. Бу – үз профилеңне эзләүдән яшерергә, элемтәләр исемлегендәге кешеләрдән генә шалтыратулар кабул итәргә һәм чатларга бары тик таныш кешеләрдән генә чакырулар алырга мөмкин булган хосусыйлык көйләүләре җыелмасы.
Көньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк идарә инспекторлары видеоконференцэлемтә форматында профилактик визитлар үткәрде.
ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша халык мөрәҗәгате керде. Заявка буенча, татарстанлыларны Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе авылында капчык-капчык чүп җыеюлары борчый.
Бүген «Мәктәп экопатруле» конкурсы буенча бүләкләү тантанасы кысаларында җыелган батареялар саны буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр бүләкләнде.
Бүген ТР Экология министрлыгы «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 2024-2025 елларга «Мәктәп экопатруле» конкурсына йомгак ясады.
ТР Экология министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар кабул итүне озайта. Мәгариф учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар, эшкуарлар һәм битараф булмаган халык, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауда актив катнашучы журналистлар үз эшләрен 1 декабрьгә кадәр әзерләп җибәрә алалар.
Иртәгә «Әкият» курчак театрында иң актив укучыны, сыйныфны, мәктәпне һәм иң яхшы муниципаль районны бүләкләячәкләр. 2024-2025 уку елында «Мәктәп экопатруле» конкурсына Татарстанның 12 районыннан 3181 заявка килгән. Конкурс уздырылган 11 ел эчендә 54 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлгән.
Түбән Кама шәһәре территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Первопроходцы урамыннан ерак түгел инспекторлар санкцияләнмәгән җитештерү һәм куллану калдыклары чүплеген теркәделәр. Хокук бозу мәйданы 30 кв.м тәшкил итә. Экологлар туфракка китерелгән зыянны исәпләп чыгардылар. Ул 21 мең сум тәшкил итте.
Ел башыннан Министрлык белгечләре республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 5070 мәсьәләне хәл иткәннәр. 1 гыйнвардан барлыгы 5487 мөрәҗәгать килгән.
Чаллы шәһәренең «Колокольчик» 22 нче балалар бакчасында табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләре турында экология дәресе узды.