Элегрәк мониторинг барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде. Әлмәттә Бигәш елгасы буенда законсыз рәвештә койма корылган.
1 һәм 2 декабрьдә Мәскәүдә Экомониторингны үстерү ассоциациясе оештырган «Россиядә Экомониторинг» Гомумроссия форум-күргәзмәсе узачак.
Татарстанда җирле бюджетка экологик түләүләр хисабына финанслана торган табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру эшләре дәвам итә. Чаралар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасында төзелгән килешүләр кысаларында формалаштырыла.
Татарстанның «Чиста күк» проекты, Санкт-Петербург һәм Амур өлкәсеннән көндәш командалар проектларын узып, «Чиста һава» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.
ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша гражданнардан Чаллы шәһәрендә санкцияләнмәгән чүплекләр турында мөрәҗәгатьләр килде. Кама буе идарәсе инспекторлары урыннарга чыктылар.
Бүген «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Казанда «Байтик» лагеренда яшь натуралистларның 8 нче республика слеты старт алды.
Алексеевск районы территориясен мониторинглау барышында Идел-Кама идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.
Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы тәмамланды.
Балтач районын мониторинглау кысаларында Төньяк идарә инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.
Чаллы шәһәренең 6нчы урта мәктәбендә 3нче сыйныф укучылары өчен калдыкларны икенчел эшкәртүгә һәм акыллы куллануга багышланган экологик дәрес узды. Дәресне ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәре Юлия Маркелова әйләнә-тирә мохитне саклау буенча иҗтимагый инспектор Оксана Исмәгыйлова белән бергә үткәрде.