ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайты “Татар телендәге иң яхшы сайт” номинациясендә III урынны алды. Бу дәрәҗә һәм бүләк бүген Татарстан Мәгълүмәт һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә тапшырылды.

28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык (Роснедра) җир асты байлыкларыннан файдаланучылар һәм геологик оешмалар өчен махсус интернет-портал төзергә ниятли, анда “шәхси кабинет”та теркәлергә мөмкин булачак. Бу минераль чимал базасын яңадан торгызу программалары, җир асты байлыкларыннан файдалану шартларының торышы буенча белешмәләр һәм проект документлары, статистик һәм аналитик белешмәләр алуга юл ача.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциягә каршылык, шулай ук 2014 елда “көнкүреш коррупциясенә” юл куймау мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәләр министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә үткәрелде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары “Көнкүреш электроникасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитештерү һәм куллану калдыкларын туфракка ташлавын ачыкладылар. Административ тикшерү барышында билгеле булганча, биналарны, шул исәптән көнкүреш техникасы кибетен ремонтлаганда калдыклар белән эш итүнең экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләре үтәлмәгән.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Fisia Babcock” концерны вице-президенты Георг Гешвендтас әфәнде белән очрашты. Очрашу барышында бу Германия концернының чүп-чар яндыру заводы төзү турындагы тәкъдиме каралды. Тәкъдим ителгән инвестиция проекты калдыкларны термик юк итеп электр һәм җылылык энергиясе алуны күздә тота.

27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлы – 2014” ярышларында катнашачак. Күмәк чаңгы ярышы 2 февральгә билгеләнгән. Быел ярышлар өч урында узачак. Төп старт “Урман арты” бистәсенең “Кояшлы” савыктыру лагеры каршында 12.00дә оештырыла. Аннан тыш, “Россия чаңгы юлы-2014” тагын ике урында – Идел буе районы Имәнлек урамының урман паркында һәм Совет районы Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта үткәрелә.

20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖнең Әмирхан урамында урнашкан 184нче автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системасының эше белән танышты. Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре исә һава пробалары алдылар.
Бу ягулык станциясенә зарарлы матдәләр чыгаруны киметү системасы 2013 елның язында куелган иде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рейд вакытында Буа шәһәре территориясеннән яңгыр суларын агызучы дренаж канауны тикшерделәр. Казан-Ульяновск автоюлы буендагы бу дренаж канауның сул ягында “Буа шикәре” ҖЧҖнең кайтма су әйләнеше системасы һәм суыткыч буалары урнашкан, шул буалардан канауга калдыклар агызыла, нәтиҗәдә 150 квадрат метр территориядә туфрак пычранган. Административ тикшеренү барышында махсус аналитик контроль инспекциясе хезмәткәрләре лаборатор анализ өчен туфрак һәм су пробалары алды. Юридик һәм вазифалы затларга административ бозулар турында КоАП РФ 8.2 ст. буенча беркетмәләр төзелде.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Декабрь азагында Татарстан мәктәпләрендә Әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган “Чисталык дәресе” табигать саклау һәм экологик белем бирү республика акциясе үткәрелде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белешмәләре буенча, анда 149239 укучы катнашкан. Акция класс сәгатьләре, актив уен һәм иҗат чаралары рәвешендә үткәрелгән.
Мисал өчен, Әлки районында шундый чаралар үткәрелгән:
1-4 класслар – “Билгесез юлларда” дигән экологик белемнәр уены, “Табигать – йортыбыз”, “Без табигать дуслары” темаларына әңгәмәләр

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “ТехИнжинирингГруп” ҖЧҖендә пластик калдыкларны грануллау линиясе белән таныштылар.
Бу технология калдыкларны тирән эшкәртүе, теләсә нинди пластмассаны, шул исәптән мотор мае канистрларын эшкәртә алуы һәм суны йомык циклда куллануы белән өстенлекле
Танышу вакытында пластик грануляттан алына торган актык продукция үрнәкләре дә күрсәтелде. Болар – базарда сорала торган полиэтилен һәм полипропилен канализация торбалары, кабель сузу торбалары (кабель-каналлар), җир мелиорациясендә кулланыла торган перфорацияле дренаж торбалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International