Казан Федераль университеты «Россиядә экология тарихы: аякка басу этаплары һәм перспективалы тикшеренү юнәлешләре» дигән халыкара фәнни конференция үткәрә

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
2014 елның 13-15 ноябрендә Алабугада “Россиядә экология тарихы: аякка басу этаплары һәм перспективалы тикшеренү юнәлешләре” дигән халыкара фәнни конференция үткәрелә. Аны Экология тарихы буенча Европа җәмгыяте ярдәмендә Казан Федераль университеты үткәрә. Максаты – Россиянең тарих фәнендә тарихи-экологик юнәлешнең соңгы унъеллыкларда үсешенә, бүгенге торышына һәм перспективаларына анализ. Конференция кысаларында Экология тарихы буенча Европа җәмгыяте чыгара торган алдынгы халыкара “Environment and History” журналын тәкъдим итү дә күздә тотыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International