ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 21-23 ноябрендә Мәскәүдә 3нче халыкара махсуслашкан “ЭкоШәһәрЭкспо 2014” экологик чиста, табигый һәм органик продукция күргәзмәсе үткәреләчәк. Өч көн буена анда Россия һәм чит ил җитештерүчеләренең экологик продукциясе дүрт бүлектә күрсәтелә:
– “ЭкоFood” – экологик азык-төлек һәм эчемлекләр, таза туклану, фермерлар продукциясе;
– “ЭкоBeauty” – матурлык, косметика һәм мода индустриясендә органик һәм табигый продуктлар;
– “ЭкоHouse” – экологик торак кору, тоту һәм төзү өчен кирәкле барлык нәрсәләр;
– “ЭкоChildren” – балалар һәм ата-аналар өчен экологик продукцияләр.

5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан муниципаль берәмлекләре территорияләрен санитар-экологик чистарту декадасы (8-18 октябрь) йомгакларына багышланган брифинг булып узды. Журналистларның сорауларына экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, Татарстаның табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров, Министрлыкның экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин җавап бирде.

31
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә. Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Диана һәм К” ҖЧҖнең Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары чатында урнашкан, мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм бүлгеч колонкалардан арытаба нефтебазаларга илтеп рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыя торган йомык система белән таныштылар.

30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 15 ноябренә кадәр “Экологик үсеш – Evolution Awards 2014” бөтенроссия премиясенә II халыкара конкурска гаризалар кабул ителә. Конкурсны Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Greenevolution.ru порталының информацион ярдәме белән үткәрә. Белешмәләрне басма яки электрон рәвештә 119017, г.Москва, Старомонетный пер., 31, ФГБУ «Центральное бюро информации Минприроды России» адресына яисә konkurs@greenevolution.ru электрон почтасына “Конкурс на соискание премии «Evolution Awards 2014” дигән тамга белән җибәрергә мөмкин.

29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Чаллыда, эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү программасы кысаларында, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Чарада табигать саклау законнарына бәйле мәсьәләләр күтәрелде, Чаллының экологик торышын яхшыртуга юнәлтелгән планнар һәм проектлар тикшерелде.
Бүген “Идел” яшьләр үзәгендә, Татарстанның яшь гражданнарының V форумы кысаларында “Экологик тәрбия” секциясе эшләде. Татарстанның белем бирү оешмалары, балалар һәм яшьләр берләшмәләре активистлары табигатьне саклауга һәм экологик тәрбиягә юнәлтелгән үз проектларын күрсәттеләр. Чарада Татарстан Экологик һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бу көннәрдә Санкт-Петербургта “Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: стратегияләрне һәм мәгънәләрне яңарту” XIII бөтенроссия форумы бара. “Креатив индустрияләрне төбәкләрнең һәм шәһәрләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлек факторы буларак үстерү” дигән түгәрәк өстәл эшендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнаша. Фикер алышуларда шәһәр һәм төбәк экономикаларын үстерүнең уңышлы модельләрен

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Казан (Идел буе) федераль университетында “Европаның төньягында региональ идарәнең политик, экономик, социаль-мәдәни аспектлары” дигән XIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Татарстаның, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самар, Воронеж, Сыктывкар, Тверь, Оскол, Екатеринбург, Чиләбе, Түбән Новгород һәм башка Россия шәһәрләренең Казан (Идел буе) федераль университетында “Европаның төньягында региональ идарәнең политик, экономик, социаль-мәдәни аспектлары” дигән XIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Татарстаның, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самар, Воронеж, Сыктывкар, Тверь, Оскол, Екатеринбург, Чиләбе, Түбән Новгород һәм башка Россия шәһәрләренең
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләти экологик экспертиза бүлеге башлыгы Ольга Мандичеваның туган көне. Ул министрлыкта 2005 елдан бирле эшли. Башта дәүләти экологик экспертиза һәм табигатьтән файдалануны нормалаштыру идарәсенең дәүләти экспертиза бүлегендә җитәкче белгеч иде, 2012 елдан әлеге вазифасына күчерелде. Бүген видеоконференция режимында территориаль тармаклар белән уздырылган киңәшмәдә Ольга Мандичеваны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров котлады, аның югары һөнәри сыйфатларын билгеләп үтте, нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәт әйтте.

24
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе һәм Үзәк территориаль идарәсе белгечләре “ФОРТ-РИМЭКС” компаниясе ҖЧҖнең Магистраль урамы 86да урнашкан, “Транснефтепродукт” ҖЧҖнең К.Тинчурин һәм Г.Камал урамнары чатында урнашкан автоягулык станцияләренә куелган, резервуарлардан һәм ягулык бүлү колонкаларыннан мотор ягулыгы парларын арытаба нефтебазаларда рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыя торган йомык системаларның эшен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International