Казанда һәм Балык Бистәсе районында урнашкан берничә предприятие, экологларның тиешле күрсәтмәләреннән соң, чистарту корылмаларына реконструкция үткәрде. 2017 ел башында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары әлеге оешмалар территорияләрендә агынты сулар составында пычраткыч матдәләрнең җирлек рельефына һәм сулыкка ташлануын ачыклады. Су пробалары алу нәтиҗәләре буенча берничә компонентның артып китүе ачыкланды: аммоний-ион, нитрит-ион, фосфат-ион.
Браконьерлар белән көрәшне катгыйландыруга һәм хайваннар дөньясына китерелә торган зыянны минимальләштерүгә юнәлтелгән әлеге законны чыгару инициативасы Россия Табигать министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм Россия Федерациясе Президенты тарафыннан хупланган. Россия Табигать министрлыгы тарафыннан әзерләнгән закон проекты нигезендә, производство һәм иҗтимагый аучылык инспекторлары ау һәм аучылык ресурсларын саклау өлкәсендә таләпләр үтәлешен тикшерү вәкаләтләренә ия булачаклар.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Лаеш районы Егорьево авылы янында Брысса елгасын чисарту һәм елга юлын турайту буенча эш барышы белән танышты. Яр ныгыту эшләре торак пунктны су басудан саклау максаты белән башкарылды. “Егорьево һәм Каипы авыллары участоклары ел саен язгы ташу чорында су басу зонасына эләгә иде.
Яр Чаллының «Крылатый» һәм «Солнечный» балалар лагерьларында экологлар бәйрәмнәре узды. Балалар өчен танып-белү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Алар балаларга республика үсемлекләре һәм хайваннарының күптөрлелеге турында, туган як табигый ресурсларының үенчәлекләре турында, табигатьнең кеше тормышындагы әһәмияте һәм роле турында сөйләделәр.
Гёте-Институт мәктәп укучылары арасында дүртенче тапкыр “Мәктәп экология хакына: уйларга, эзләнергә, гамәл кылырга!” дигән конкурс игълан итте, ул укучыларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итүгә юнәлтелгән. Катнашырга 7-11 сыйныфлар укучылары командалары, шулай ук немец теле укытучылары һәм предмет (биология, экология, география, химия, физика) укытучылары чакырыла. Педагоглар белән бергә укучыла
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре дәүләт экологик мониторингы барышында Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару очрагын ачыкладылар.
Арчаның 7нче мәктәбе укучылары флора һәм фауна дөньясына ЭКОсәяхәт ясадылар. Укучылар өчен мероприятиене Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Юлда яшь туристлар туган якның үсемлекләре һәм хайваннары белән таныштылар, табигый объектларны өйрәнделәр һәм төрле экологик биремнәр үтәделәр. Сәяхәтнең спорт-экология этабы балаларны аеруча кызыксындырды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Кырым Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәкләр. Бүген Бахчасарай районы администрациясендә Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев һәм Кырым экология министры Геннадий Нараев хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы Россиянең ЭКА Яшел хәрәкәте белән берлектә “Аллы-гөлле тамчылар” балалар иҗади конкурсын башлап җибәрделәр, ул мәктәпкәчә балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм педагогик бергәлек арасында су саклау идеяләрен һәм су ресурсларына ихтирамлы мөнәсәбәтне популярлаштыруга юнәлтелгән. Конкурста 3 яшьтән 18гә кадәрге балалар катнаша ала. Катнашу өчен разноцветныекапли.рф рәсми сайтында теркәлергә, анкета тутырырга һәм шәхси кабинетка бер яки берничә номинация буенча эшне куярга кирәк:
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Биектау районының Чыпчык авылы янәшәсендә 78 кв.м мәйданлы законсыз карьер табылды. Монда казучылар лицензиясез генә ком чыгаралар, аны чыгару тирәнлеге 6,2 метр тәшкил итә.