Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы командасы "Россия чаңгы юллары-2018" XXXVI ачык россиякүләм чаңгы чабышларында һәм "Татарстан чаңгы юллары-2018" республика ярышларында көч сынашты. Спорт чарасы Казанның өч ноктасында узды:
"Фәрит Солтан улы җитәкчелегендә Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы яхшы нәтиҗәләргә иреште, экологик проблемаларны хәл итү буенча проектларны тормышка ашыруда федераль үзәк белән зур эш башкарылды.
Елганы савыктыру буенча проект кысаларында Идел ярларында 88 миллион агач барлыкка киләчәк. "Бу эш яклауның иң нәтиҗәле методларының берсе, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев. – Татарстанда эрозиягә каршы яклаучы урман утыртмалары булдыруда уңай эш тәҗрибәсе бар. Бүгенге көндә аларның гомуми мәйданы 57 мең гектар тәшкил итә".
Экология мәсьәләләре белән мавыгучы татарстанлылар "Экотрадиция 2018" халыкара конкурсында катнашу өчен чакырыла. Уздырыла торган конкурсның максаты – табигатьтән файдалану мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән экологик гореф-гадәтләрне популярлаштыру. Видеопрезентация яисә видеоролик рәвешендә тапшырылган эштә конкурста катнашучылар үзләренең экологик гореф-гадәтләре турында сөйләргә тиеш. Видеоның озынлыгы 3 минуттан артып китәргә тиеш түгел.
Казанның белем бирү учреждениеләрендә 1-11 сыйныфларда укучылар шәһәрнең балалар иҗаты буенча "Төргәкнең икенче гомере - 2018" конкурс-күргәзмәсендә катнаша ала. Чараның оештыручылары булып Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәрнең балалар өчен экология-биология үзәге катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев Алабуга районының Танай авылында гражданнарны кабул итте. Табигать саклау ведомствосы башлыгы белән очрашуда Танай авыл җирлегендә яшәүчеләр әйләнә-тирәлекне саклау, асылда, территорияне төзекләндерү буенча массакүләм чаралар уздыру мәсьәләләре хакында сөйләште.
Үз кулларың белән ясалган 121 сыерчык оясы. Кошлар өчен ояларны технология дәресләрендә Казан шәһәренең 24 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендәге 5-8 сыйныф укучылары ясаган. Мондый чараларның экологик әһәмияте һәм шәһәрнең төгәл кайсы почмакларын ясалган сыерчык оялары белән бизәргә мөмкин булуы турында укучыларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре һәм "Чиста булачак" экологик хәрәкәте активистлары сөйләде.
"Экология – кешеләрнең тискәре йогынтысыннан табигатьне саклау мөмкинлеге ул, әйләнә-тирәлекне яклау ысулларын өйрәнү һәм халыкны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү". Әгерҗе районыннан тугызынчы сыйныф укучысы Анна Самуткина шулай исәпли, ул бүген экология буенча Россиякүләм олимпиаданың республика этабында катнашучыларның берсенә әверелде. Казан шәһәренең Петровский поселогындагы "Регина" кунакханә комплексында старт алган интеллектуаль ярышларга шундый ук уй-фикерләр белән Татарстан Республикасының 8-11 сыйныфларында укучы 140 артык бала килде.
Казанның белем бирү учреждениеләрендә 6-10 сыйныфларда укучылар шәһәрнең җәйге "Яшь эколог мәктәбе" экологик практикумында катнаша алачак, әлеге чара 2018 елның 28 маеннан 8 июненә кадәр узачак. Әлеге чараның оештыручылары булып Казандагы Шәһәрнең балалар экология-биология үзәге катнаша.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 1 мартка кадәр кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә. Хисаплылык кайсы калдыкларның кайда нинди күләмдә барлыкка килүен, төзелгән шартнамәләр нигезендә әлеге калдыкларның кайсы махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын төгәл аңлау өчен кирәк.