Фәрит Габделганиев: "Яклаучы урман полосаларының уңай якларын без бәяләргә өлгердек инде". Идел елгасы буйлап 88 миллион үсенте утыртылачак

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Елганы савыктыру буенча проект кысаларында Идел ярларында 88 миллион агач барлыкка киләчәк. "Бу эш яклауның иң нәтиҗәле методларының берсе, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев. – Татарстанда эрозиягә каршы яклаучы урман утыртмалары булдыруда уңай эш тәҗрибәсе бар. Бүгенге көндә аларның гомуми мәйданы 57 мең гектар тәшкил итә".

 Идел ярларында утыртылачак агачлар авыл хуҗалыгы кырларыннан, терлек фермаларыннан һәм җиһазландырылмаган сәнәгать мәйданчыкларыннан килүче диффузлы-җайга салынмый торган агынтының тискәре йогынтысын бетерергә ярдәм итәчәк. Татарстанда, мөгаен, болар каен, сабаклы һәм кызыл имән, чыршы, ак тал, карагач, тирәк һәм нарат токымнары булыр, чөнки алар бездәге табигый-климат шартларына аеруча яхшы туры килә.  Су саклаучы урман полосалары булдыру Идел елгасының сыйфатын барлык озынлыгы буенча яхшырту мөмкинлеген бирәчәк. Беренчел бәяләү буенча, Идел елгасының буеннан буена яклаучы урман полосалары өчен гомуми 35 мең гектарда 88 миллион агач утыртырга кирәк.

Идел – Җирдәге иң зур һәм Европадагы иң озын елгаларның берсе. Ул планетадагы иң озын елгалар арасында уналтынчы урында тора. Аның озынлыгы – 3530 чакрым, республика территориясендәге озынлыгы 200 чакрымлап исәпләнә. Татарстан Республикасының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә Идел елгасы әһәмиятле урын алып тора, халыкка яшәү өчен уңайлы шартларны саклый.

Идел елгасын савыктыру проекты Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Россия Федерациясенең 17 субъекты белән берлектә тормышка ашырылачак.

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International