ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

Татарстан укучылары экологларга ярдәм итә. "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасына заявкалар актив рәвештә килүен дәвам итә. Ел башыннан бирле республика укучылары үзләренең телефоннары ярдәмендә 1 мең тирәсе санкцияләнмәгән чүплек урынын теркәгән. Әлеге бозу очракларына кагылышлы фото һәм видео-хәбәрләрнең барысы да экологлар тарафыннан каралды. Хокук бозучыларга карата күзәтчелек чаралары күрелде.

Туган шәһәрендә яки районында иминлекле экологик торышны сакларга булышып, мәктәп укучылары конкурс баллары туплый. Көзен "Мәктәп эко-патруле" конкурсында җиңүчеләр аталачак, әлеге программаны оештыручылар булып республиканың Экология һәм табигый ресурслар, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Мәгариф һәм фән министрлыклары тора. Катнашучылар – Татарстандагы әйләнә-тирәлекнең пырану проблемаларына битараф булмаган меңнәрчә 1-11 сыйныф укучылары.


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Өмә барышында экологлар һәм активистлар барча республика буенча 44 кубометр чүп җыйды. "Эковесна-2018" кысаларында республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман, Идел аръягы, Ык буе, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәләре белгечләре, башкарма комитетларның вәкилләре, оешмаларның хезмәткәрләре территорияләрне җыештырырга чыкты.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләр бозылуны кисәтү һәм ачыклау максатында Түбән Кама районы буенча рейд уздырылды. Чара барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары табигать саклау законнары бозылуның биш фактын ачыклады.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районы белән чикләшкән урында Тынычлык бистәсе янәшәсендә комны законсыз алу очрагын чикләде. Рейд Министрлыкның кайнар линиясенә гражданнардан килгән хәбәр нигезендә уздырылды. РФ ЭЭМ Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә әлеге урында ике йөк самосвалы һәм экскаватор-төягеч тоткарланды.

Кырга чүп ташлаган компания җитештерү калдыкларын җиңел , ләкин законсыз рәвештә ликвидацияләү ысулын тапкан. Әлмәт районының Колшәрип авыл җирлеге территориясендә ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары фанера, черепица, керамика, пыяла, төзелеш кирпече, алюминий фольга, базальт һәм пыяласүс калдыкларын теркәде. Ресторанны үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыклар өч урында туфрак өстенә ташланган. Чүплек урнаштыруның гомуми мәйданы 482 м2 тәшкил иткән.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Казансу суы билгеләнгән барча нормативларга да җавап бирәме? Бүген елгага экологик мониторинг ясау максатында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк инспекторлык идарәсе хезмәткәрләре Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре белән берлектә судан пробалар алды.

Арчада яшәүче Гариповлар гаиләсенең балыкка чыгуы табигать саклау башлангычына әверелгән. Балык тотарга яратучылар ял итәргә чыккач үзләренең Дүртөйле поселогы янәшәсендәге яраткан урынның бик начар торышта булуын абайлап алганнар. Ял итүчеләрдән калган пластик шешәләрне һәм калган башка төрле чүп-чарны җыештырып бетерү бер гаилә хәленнән генә килмәгән.

Республиканың Тукай районындагы гараж кооперативы Ялхов елгасын чүпләү һәм пычрату куркынычын тудырган. Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә, су киселешеннән өч метр аралыкта, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан төзелеш калдыклары теркәлде.

Казан-Ульян автотрассасы буйлап утыртылган урман утыртмалары чистарак булды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре бүген 600 метр озынлыгында территория чистартты һәм агачларны агартты.

Баулы шәһәрендә авыл җирлекләре башлыклары өчен җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча белем бирә торган зональ семинар-киңәшмә уздырылды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International