Instagram челтәрендәге язуга кайтаваз. Лесхоз мәктәбе укучылары өмәгә чыкты

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Арчада яшәүче Гариповлар гаиләсенең балыкка чыгуы табигать саклау башлангычына әверелгән. Балык тотарга яратучылар ял итәргә чыккач үзләренең Дүртөйле поселогы янәшәсендәге яраткан урынның бик начар торышта булуын абайлап алганнар. Ял итүчеләрдән калган пластик шешәләрне һәм калган башка төрле чүп-чарны җыештырып бетерү бер гаилә хәленнән генә килмәгән. Алар Instagram социаль челтәре аша территорияне җыештырырга чакырып мөрәҗәгать иткәннәр, нәтиҗәсе озак көттермәгән. Арча районы Лесхоз мәктәбенең инициативалы укучылары ТР Экоминистрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре белән өмә оештыра. Үрнәк авыл җирлегеннән махсус техника җәлеп итеп, уртак тырышлык нәтиҗәсендә сулык ярларыннан 20 капчык чүп-чар җыеп алынган һәм чыгарылган. "Мәктәп укучыларының шундый инициативалы һәм актив булуы ихлас сөендерде, – ди Гариповлар. – Фотолар һәм видео шунда ук кайтаваз тапты һәм бүген балыкчыларның яраткан урыны тагын карашларны сөендерә".

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International