Урынында юк ителде. Экологлар контроле Тукай районында пычрату очрагын чикләргә мөмкин итте

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Республиканың Тукай районындагы гараж кооперативы Ялхов елгасын чүпләү һәм пычрату куркынычын тудырган. Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә, су киселешеннән өч метр аралыкта, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан төзелеш калдыклары теркәлде. "Яр буе саклык полосасында чүп өеп, предприятие Россия Федерациясе Су кодексының 65 ст. 1 өл., 15 өл., 17 өл. бозган", – дип аңлатты экологлар. Вазыйфаи затка һәм юридик затка карата РФ КоАП 8.13 ст. 1 өлеше ("Су объектларының су җыю урыннарында күрсәтелгән объектларның пычрануына яисә башка куркыныч күренешләрне китереп чыгарырга мөмкин булган су саклау режимын бозу") нигезендә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде. Законсыз чүплек урыны оператив рәвештә тәртипкә китерелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International