Татарстан укучылары экологларга ярдәм итә. "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасына заявкалар актив рәвештә килүен дәвам итә. Ел башыннан бирле республика укучылары үзләренең телефоннары ярдәмендә 1 мең тирәсе санкцияләнмәгән чүплек урынын теркәгән. Әлеге бозу очракларына кагылышлы фото һәм видео-хәбәрләрнең барысы да экологлар тарафыннан каралды. Хокук бозучыларга карата күзәтчелек чаралары күрелде.
Туган шәһәрендә яки районында иминлекле экологик торышны сакларга булышып, мәктәп укучылары конкурс баллары туплый. Көзен "Мәктәп эко-патруле" конкурсында җиңүчеләр аталачак, әлеге программаны оештыручылар булып республиканың Экология һәм табигый ресурслар, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Мәгариф һәм фән министрлыклары тора. Катнашучылар – Татарстандагы әйләнә-тирәлекнең пырану проблемаларына битараф булмаган меңнәрчә 1-11 сыйныф укучылары.
Конкурсның мәгълүмати-техник мәйданчыгы булып iOS һәм Android операция системалары базасындагы җайланмалар өчен "Мәктәп эко-патруле" кушымтасы тора. Аның ярдәмендә мәктәп укучысы конкурста теркәлә, моның өчен "ТР Электрон мәгарифе" порталындагы (edu.tatar.ru) шәхси кабинетыннан логин файдалана, конкурс комиссиясенә санкцияләнмәгән фото яисә видео материалларын җибәрә, үзенең мөрәҗәгатьләрен һәм "турнир таблицасы"ндагы нәтиҗәләрен күзәтеп бара. ТР Элемтә министрлыгында модерация узган барча заявкалар да ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында туплана, биредә һәр мәктәп укучысы, сыйныф, гомуми белем бирү оешмасы һәм муниципаль берәмлек буенча конкурс статистикасы формалаштырыла.
Бүгенге көндә республиканың Түбән Кама, Спас һәм Сарман районнарында укучылар конкурста аеруча зур активлык белән катнаша. Чагыштыру өчен: узган ел "Мәктәп эко-патруле"ндә иң актив катнашучылар Казаннан, Түбән Камадан һәм Әлмәттән булган.
Барлыгы исә, республика конкурсы булдырылганнан бирле (2014 елдан башлап), мәктәп укучылары чүплекләр турында 20 меңгә якын хәбәр юллады.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте