Баулыда табигать саклау эшчәнлеге өлкәсендә җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Баулы шәһәрендә авыл җирлекләре башлыклары өчен җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча белем бирә торган зональ семинар-киңәшмә уздырылды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты. Утырыш барышында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре каралды. Министр урынбасары кече һәм урта эшкуарлык субъектларына калдыклар барлыкка килү, аларны утильләштерү, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплылык тапшыру, шулай ук тискәре йогынты ясаучы объектларны исәпкә кую зарурлыгы турында искәртте.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International