Чулман аръягы идарәсе белгечләре Түбән Кама районының санитар торышын тикшерде

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләр бозылуны кисәтү һәм ачыклау максатында Түбән Кама районы буенча рейд уздырылды. Чара барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары табигать саклау законнары бозылуның биш фактын ачыклады. Төзелеш калдыклары белән чүпләнгән, агач материалы өелгән һәм нефть продуктлары эзләре шәйләнгән металл мичкәләр урнаштырылган җир кишәрлекләре җитештерү базалары һәм предприятиеләр территориясендә теркәлде. Чүпләнгән урынның гомуми мәйданы – 250 квадрат метр. Хокук бозуларның барча фактлары буенча РФ КоАП 8.2 ст.("Җитештерү һәм куллану калдыклары, төп катламны җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") һәм ТР КоАП 3.6 ст. 1 өл. ("Җирлекләрнең һәм шәһәр округларының территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу") нигезендә административ эшләр кузгатылачак. Экологлар күрсәтмәсен үтәү өчен хокук бозучыларның бер ай вакыты бар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International