"Экология. Технологияләр. Тормыш". Уфада 6 июньнән 8енә кадәр III Халыкара экология форумы узачак

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Башкортостан башкаласында 2018 елның 6 июненнән 8енә кадәр "ВДНХ-ЭКСПО" күргәзмәләр комплексында  III Халыкара экология форумы узачак. Чара программасында – экологик куркынычсызлык тәэмин итү буенча түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, пленар утырышлар, семинарлар, табигать саклау темаларына дискуссияләр, мөмкин булган акцияләр һәм флэшмоблар. Форумның максаты – илнең табигый байлыкларын саклау проблемасына игътибар юнәлтү, әйләнә-тирә мохиткә булган мөнәсәбәтне үзгәртү, экологик үзаң тәрбияләү.

Халыкара ЭКОфорум-2018 хакимият вәкилләре, әйдәп баручы галимнәр һәм уйлап табучылар, шулай ук бизнесменнар өчен экологик проблемаларны хәл итү өлкәсендә диалог төзү өчен нәтиҗәле мәйданчыкка әвереләчәк. Пленар утырыш һәм дискуссия мәйданчыклары кысасында анда катнашучылар түбәндәге темаларга сөйләшәчәк:

- ТЭКта экологик куркынычсызлык;

- Тау-руда сәнәгатенең экологик проблемалары;

- Әйләнә-тирә мохитнең пычрануын күзәтү системасын үстерү. Экологик мониторинг методлары һәм чаралары;

- Урман сәнәгате комплексын экологияләштерү. Яңа технологияләр;

- Табигый һәм техноген холыклы гадәттән тыш хәлләрдә кисәтү һәм яклау буенча системалар һәм методлар;

- 21 гасырда эко-тотрыклы шәһәр тирәлеге формалаштыру;

- Дәүләт экологик сәясәтенең һәм экологик хокукның актуаль проблемалары;

- Экологик белем һәм тәрбия: проблемалар һәм чишелешләр.

Форум кысаларында "Экология.Технологияләр. Тормыш" махсуслаштырылган күргәзмәсен уздыру планлаштырыла, ул әйләнә-тирәлекнең куркынычсызлыгы өлкәсендә иң яңа методикаларны һәм эшләнмәләрне күрсәтәчәк.

Форумда катнашу өчен www.ecoforumbvk.ru сайтында теркәлү узарга кирәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International