Яр Чаллының 31 номерлы мәктәбенең 7 сыйныфында укучылар әйләнә-тирәлек объектларын тикшерүнең заманча методлары белән танышты. Балалар Ык буеның махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясендә булдылар. "Мәктәп укучыларына күңелсез булмавы әһәмиятле, әйләнә-тирәлекнең пычрану проблемалары аларга абстрактлы булып күренмәсен. Мондый чараларда без "аларны процесска кертергә", экология турында популяр итеп сөйләргә тырышабыз", – дип билгеләде лаборатория хезмәткәрләре.
Биредә мәктәп укучылары белгечләргә әйләнә-тирәлек торышын бәяләү мөмкинлеген бирә торган җайланма күрде. Лаборатория хезмәткәрләре аларны туфрактан, судан һәм һавадан, сәнәгый ташландыклардан анализ алу һәм су тирәлегендә нефть продуктлары күләмен тикшерү методлары белән таныштырды. Балалар анализларны ясау процессын игътибар белән күзәтте, әйләнә-тирә мохитнең пычрануын диагностикалау турында да, республикадагы экология хезмәтләренең эше турында да сораулар яудырды. Инспекция белгечләре һәр кешенең әйләнә-тирәлекне саклауда шәхсән катнашуының, аңлы рәвештә якын килүенең, табигатькә карата әхлакый, сакчыл карашта булуының әһәмиятлелеген билгеләде. Балаларга шулай ук аларның һәркасының әйләнә-тирәлекне яхшыртуга өлеш кертә алуы – макулатура, ПЭТ-шешә, яраксыз батарейкалар тапшыра алуы, өмәләрдә, агач үсентеләр утырту эшендә катнашу мөмкинлеге турында сөйләделәр.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте