Апас муниципаль районында җитешсезлекләрнең бетерелүен тикшерүгә багышланган рейд булды. Республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Табар-Черки авыл җирлегенә элегрәк бирелгән күрсәтмәнең үтәлү-үтәлмәвен тикшерде.
Кар эрегәннән соң биредә, авылның мәдәният йорты янәшәсендә, экологлар санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклады. Төзелеш кирпечләре, агач калдыклары, кара металл ломы, рубероид, полиэтилен һәм пленка калдыклары 19 куб. м. күләмендә 117 кв. метр мәйданда тупланган иде. Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен инспекторлар тарафыннан юридик затка карата РФ КоАП 8.2 ст. нигезендә административ беркетмә төзелде. Бүгенге көндә күрсәтмә үтәлгән, законсыз чүплек урыны тәртипкә китерелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте