Табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре Чистайда гражданнарны кабул итте

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Чүпне сортларга аеру өчен системалы якын килү һәм шартлар тудыру, каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утильләштерү. Чистай районында яшәүчеләр табигать саклау ведомстволары җитәкчеләренә шушындый һәм башка төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов тарафыннан барлык мөрәҗәгатьләр буенча да кирәкле аңлатмалар бирелде. "Әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрендә халык мәнфәгатьле булуын белдерә, яшәешнең экологик шартларын якларга һәм яхшыртырга тырыша", – дип билгеләде Фаяз Шакиров. Министр урынбасары искәртеп узганча, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Республика иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшли. Табигать саклау законнары бозылу фактлары турында (843)267-68-67 телефоны буенча, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша хәбәр итәргә, шулай ук "Халык контроле" системасының "Экология" категориясенә дә юлларга мөмкин, гомуми белем бирү учреждениеләрдә укучылар өчен "Мәктәп эко-патруле" дигән махсус телефон программасы гамәлдә. Республикада яшәүчеләргә уңайлырак булсын өчен Telegram һәм WhatsApp (номеры: +79872169779) мессенджерлары эшли. Моннан тыш, табигать саклау законнары бозылу турында фото яисә видео теркәп җибәрелгән оператив мәгълүматлар өчен гражданнарга акчалата түләүләр дә гамәлгә ашырыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International