ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Контейнерларны алганнар, ә чүп ташлау гадәте калган. Түбән Кама районының Красный Ключ поселогында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары 50 м2 мәйданда чүплек урынын ачыклады.


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәт районында Көньяк-Көнчыгыш территориаль инспекторлары җир асты байлыкларыннан законсыз файдалану фактын ачыклады.

Экоихтыяри инспекторлар рәтенә ничек басарга? Бүген "Чиста Татарстан" программасында – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт экология күзәтчелеге инспекциясенең идарә башлыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җәмәгать инспекторы Алина Фролова. Студия кунаклары Татарстанда иҗтимагый экология контроленең ни рәвешле башкарылуы, ихтыяри затлар ачыклаган һәм чикләгән бозуларның күләме һәм аларның вәкаләтләре нидән гыйбарәт булуы турында сөйләячәк.

Казан мәктәпләренең 1-11 сыйныфларында укучылар өчен "Төргәкнең икенче тормышы – 2018" балалар иҗат конкурсы игълан ителде.

Шәһәрнең балалар экология-биология үзәге әйләнә-тирә мохиттә Яшь тикшеренүчеләр бөтенроссия конкурсының шәһәр этабын игълан итә. 12дән 18 яшькә кадәрге яшьләрне конкурста катнашырга чакырабыз.


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Ишегалды лагерьлары, мастер-класслар, квест-уеннар, санитар өмәләр, экология дәресләре – болар әле республиканың 45 муниципаль берәмлегендә эковолонтерлар тарафыннан уздырылган активлыкларның тулы булмаган исемлеге.

30 ноябрьгә кадәр экология тематикасы буенча сәхнә номерларының шәһәр фестивалендә сайлап алу туры уза. Катнашу өчен 6-18 яшьлек балалар, иҗат коллективлары да, аерым башкаручылар да чакырыла.  

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итүне дәвам итә.

Әлмәт шәһәренең гараж кооперативы территориясендәге санкцияләнмәгән чүплек турында хәбәр экологларга "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы аша килде. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре урынга чыккач әлеге мәгълүмат расланды.


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

15 декабрьгә кадәр "Минем кече ватаным: табигать, культура, этнос" россиякүләм конкурсының шәһәр этабында катнашу өчен эшләр кабул ителә. Конкурс Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экологик-биологик үзәге тарафыннан экологик профильле оешмалар белән берлектә уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International