ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республикабызның социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларына экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс игълан итә.

Бүген “Чиста Татарстан” программасы эфирында бакчачылык ширкәтләрендә скважиналарны лицензияләү темасы буенча фикер алышу булачак.


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

А.А.Леонов исемендәге Рус географик җәмгыятенең су астын тикшерү отряды аквалангистлары һәм ихтыярилар Комсомол күлен чистартырга җыена.


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары лаборатория белгечләре белән берлектә Түбән Камада яшәүчеләрнең һавадагы искә карата шикаятьләре буенча шәһәрнең 12 ноктасыннан пробалар алган.

2019 елның 29-31 октябрендә В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды дәүләт, мәгариф, хөкүмәтнеке булмаган һәм фәнни оешмалар ярдәмендә “Экологик белемнән киләчәк экологиясенә кадәр” дигән темага экологик белем бирү буенча Алтынчы Бөтенроссия конференциясен үткәрә.

Ел башыннан бирле Татарстан Респуибликасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә  барлыгы 9130 мөрәҗәгать кергән.


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Икенчел чималны эшкәртү технологияләре, иҗтимагый экологик оешмалар белән танышу, мастер-класслар һәм балалар өчен кызыклы уеннар – Чаллыга ЭкоКөз килде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллыда җиргә калдыкларны рөхсәтсез урнаштыруның ике очрагын билгеләгән.

 “Септиктан суыртылучы шакшы суларне җиргә агызалар!” – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләренә Чаллыда яшәүче ваемлы бер гражданиннан әнә шундый шомлы хәбәр алынган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International