Комсомол күлендәге экоакциядә 60 активист катнашкан

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә уздырылган экологик акциядә 60  кеше – мәктәп укучылары, җирле халык һәм Рус географик җәмгыяте әгъзалары катнашкан.

“Хәзерге вакытта Комсомол күле территориясе төзекләндерелә. Быел биредә җирле эко-активистлар көче белән берничә өмә уздырылды, шуңа күрә күлнең яр буйлары әлләни чүпләнмәгән иде”, – ди оештыручылар. Әмма яр буйларының чиста булуына карамастан, экологик акциядә катнашучылар күл янындагы урманнан 10 м3 чамасы чүп җыеп алган.

Акциягә эко-активистка, блогер Кира Камалова да кушылган. Ул башкалар белән бергә чүп җыйган, шулай ук экологик акциядә катнашучыларга экологик гадәтләр турындагы мифларны ачып салган, аларны нәрсәгә алыштырып булуы турында сөйләгән. Блогер Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрнең чүпне аерып җыю белән кызыксынулары һәм аны шул рәвешле җыюга әзер булулары турында да сөйләп үткән. “Әле мин экология белән, чүпне аерып җыю белән кызыксына гына башланган чагында бу идеягә хәтта якыннарым да бигүк ышанып бетмәгән иде. Әмма соңыннан тарафдарларым пәйда булды, блогымның аудиториясе акрынлап үсте, һәм хәзер мин, чыннан да, моның кешеләр өчен кызык булуын күрәм. Яшьләрнең генә түгел, зуррак яшьтәге кешеләрнең дә, проблеманы аңлап, чүпне аерып җыя башлаулары сөендерә. Шөкер, инде берничә тапкыр мондый күренешнең шаһиты булырга туры килде”, – дип басым ясап әйтте ул.

Комсомол күлендәге экологик акциянең быел инде сигезенчесенә әйләнүен билгеләп үтәргә кирәк. Чараны үткәрүне Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге, Татарстан Экология           һәм табигать ресурслары минитсрлыгы тәкъдим иткәнлеген дә искәртик.  

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International