2019 елның 17-19 октябрендә Казан ярминкәсендә “Чиста су. Казан” юбилей халыкара махсус күргәзмәсе һәм конгресс узачак. Быел биредә Россия һәм Татарстан Республикасының 15 шәһәре һәм төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан 50дән артыграк компания һәм учреждение катнаша. Күргәзмә кысаларында җитештерүчеләр һәм товар җибәрүчеләр су чистарту, инженерлык челтәрләре, гидротехник корылмалар өчен билгеләнгән җиһазлар, технологияләр белән таныштырачак. “Чиста су. Казан” күргәзмәсен һәм конгрессын оештыручылар – Су ресурслары федераль агентлыгы, “Средволгаводхоз” федераль дәүләт бюджет учреждениесе ярдәмендә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте.
“Су ресурсларын идарә итү һәм аларны саклау” дигән темага пленар утырыш Конгрессның төп чарасына әйләнәчәк. Эшлекле программа кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Средволгаводхоз” федераль дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә “Эчәргә яраклы суны әзерләү һәм ташландык суларны чистарту өчен заманча технологияләр һәм җиһазлар” темасына “Түгәрәк өстәл” үткәрәчәк. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә “Идел елгасын пычранудан саклау, су ресурсларыннан һәм аның ял мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдалану” дигән тема буенча “Түгәрәк өстәл” уздыруны күздә тота. Ә Казан вузлары, гадәттәгечә, су хуҗалыгы өлкәсендә үзләренең фәнни-инновацион эшләнмәләре турында сөйләргә җыена.
Чарада катнашу мәсьәләләре буенча +7 (843) 212-21-44 доб.246, 8-929-543-75-18 телефоннары аша яки alexander.moroz@businessmediarussia.ru адресы аша элемтәгә керергә була.