Тукай районында яшәүчеләр экология сагында тора

2019 елның 18 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Тукай районында рөхсәт ителмәгән урында чүплек барлыкка китерелүен ачыклаган. Табигатьне саклау турында законны бозу турында мәгълүмат шул тирәдә яшәүче ваемлы гражданнардан алынган. Чүплек җитештерү һәм куллану калдыкларыннан – полиэтиленнан, картон, шешәләрдән өеп куелган. Чүп-чар белән пычранган җир мәйданының  15 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган.   

Административ тикшерү барышында ачыкланганча, калдыкларны биредә шушы ук авыл җирлегендә яшәүче мәнсез адәмнәр ташлап калдырган. Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  8.2 статьясындагы  3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хәзер аңа 40 мең сум күләмендә штраф яный. Шулай ук әлеге закон бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны юкка чыгару турында күрсәтмә чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International