Быел «Чиста уеннар» экопроекты иң яхшы экоактивистларны бүләкләргә булды. Шуңа бәйле рәвештә проект «Экологик чистарту» бөтенроссия конкурсын үткәрде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районының «Ак каен» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Актаныш районы «Пучы балалар бакчасы»нда тәрбияләнүчеләр өчен «Табигатьне бергә саклыйк» дигән экологик дәрес үткәрделәр.
Калдыкларны туфракка ташлау турындагы хәбәр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә килде. Телефон камерасына тәртип бозуны Бөгелмә районы кешесе теркәгән. Видеода КамАЗ маркалы автомобильнең Подлесный поселогында калдыкларны ташлавы күренә.
Быелдан башлап «Утильләштерү мәктәбе: электроника» яңа проекты кысаларында Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчаларының үз вакытында хезмәт иткән техниканы утильләштерүгә бушлай тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде.
Стратегик инициативалар агентлыгы «ЭКА» хәрәкәте белән берлектә ил халкы арасында Россиядәге экологик вәзгыятьне бәяләү өчен «Экологик сораштыру» үткәрә. Сораштыру 20 декабрьгә кадәр Leader-ID платформасында дәвам итәчәк.
Чималны икенчел куллану, чүп-чарны дөрес итеп сортларга аеру һәм утильләштерү турындагы экология дәресен Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең «Керпе» 44 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен үткәрде.
Татарстан «Экология» илкүләм проекты («Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты) кысаларында тормышка ашырыла торган ярларны җыештыру буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә җиңүче булды. 2022 ел нәтиҗәләре буенча яр буе территорияләрен чистарту чараларында Татарстанда 300 мең кеше катнашкан, якынча 14 мең км яр буе линиясе чистартылган һәм 34 мең куб.м. чүп-чар җыелган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә «Duracell белән батарейкаларны тапшырыгыз» дигән табигатьне саклау акциясе узды.
Әлмәт районының Борискино авылында «Татнефть» ГАҖ «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең авария хәлендәге нефть (нефть продуктлары) агызуны локализацияләү һәм бетерү гамәлләренә әзерлеген раслау буенча комплекслы укулар узды.
Казанның 80нче мәктәбендә "Экологик-географик чынбарлык һәм перспективалар" фәнни-белем бирү конференциясенең пленар утырышы булып узды. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты.