Татарстан кабат «Россия суы» акциясендә җиңүче булды!

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Татарстан «Экология»  илкүләм проекты («Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты) кысаларында тормышка ашырыла торган  ярларны җыештыру буенча «Россия суы»  Бөтенроссия акциясендә җиңүче булды. 2022 ел нәтиҗәләре буенча яр буе территорияләрен чистарту чараларында Татарстанда 300 мең кеше катнашкан, якынча 14 мең км яр буе линиясе чистартылган һәм 34 мең куб.м. чүп-чар җыелган.

Бу сезонда акцияләрдә Россиядә яшәүче миллионнан артык кеше катнашты. Гомуми тырышлык белән су объектларының яр буе полосасының 31 мең км чистартылды, ә җыелган чүп-чарның күләме 148 куб. м тәшкил итте.

РФ табигый байлыклар һәм экология министры Александр Козлов экологик акциядә елдан-ел күбрәк кеше катнашуын билгеләп үтте. «Барлык экологик инициативаларның төп этәргеч көче-кешеләр. «Россия суы» акциясе барышында аңа меңләгән сулыкларны һәм дистәләрчә мең километр яр буйларын чистарткан миллионлаган кеше кушылды. Шунысы куанычлы, акция еллар дәвамында бөтен ил кешеләрен берләштерүне дәвам итә», — дип хәбәр итте ул.

 «Татарстанда «Россия суы» акциясенә аеруча нык игътибар бирелә, анда яшәүчеләр саны арта бара. Ул иң яратканнарның берсе булды, чөнки республика — күп сулы төбәк, аның территориясенең 6,4% су белән капланган  һәм һәр татарстанлы ярларның чисталыгы һәркемнең экологик активлыгына бәйле икәнен аңлый. Бу гади хакыйкать: чүпләмәгән җир генә чиста. Без барысын да экоактивистлар сафына кушылырга чакырабыз. Әмма җиңү-максат түгел, безнең уртак төп бурыч - әйләнә-тирә мохиткә һәм су объектларына сак караш тәрбияләү. Безнең табигый байлыгыбызны саклап калу һәм арттыру, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру», —  дип билгеләде ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Су ресурслары федераль агентлыгы башлыгы Дмитрий Кириллов, акция нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, «Россия суы» акциясе волонтерларының елдан-ел арта баруын ассызыклады. «Россиянең һәр төбәге өчен күркәм традициягә әверелгән чараларда көнкүреш культурасы дәрәҗәсе арта. Моны безнең проектларда актив катнашучы балалар аеруча ачык күрсәтә. Яшьләр тотрыклы экобалансның аларның киләчәге икәнен яхшы аңлыйлар», - ди Дмитрий Кириллов.

Белешмә өчен:

«Россия суы» («Игелекле эшләр яры») су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча Бөтенроссия акциясе инде тугызынчы ел рәттән РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Бүгенге көндә «Россия суы» — илдә 8 миллионнан артык кешене берләштергән иң зур волонтерлык экологик проекты. 2022 елда гына «Россия суы» акциясендә 1,34 миллионнан артык волонтер катнашты, алар   22 000 тирәсе чара үткәрделәр. Акция географиясе безнең гаять зур ватаныбызның 85 төбәген үз эченә ала. Волонтерлар тарафыннан 10 300 сулык чистартылган, ә быел җыелган калдыклар саны 150 мең м3 артык. «Россия суы» акциясенә теләге булган һәркем волонтер сыйфатында кушыла ала, шулай ук үз чарасын да оештырып була. Моның өчен бары берегдобрыхдел.рф. сайтына керү дә  җитә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International