Быел «Чиста уеннар» экопроекты иң яхшы экоактивистларны бүләкләргә булды. Шуңа бәйле рәвештә проект «Экологик чистарту» бөтенроссия конкурсын үткәрде. Ел дәвамында активист-экологлар җиңү өчен 12 номинациядә көч сынаштылар. Көрәш киеренке булды, лидерлар онлайн режимда Чиста уеннар сайтында күрсәтелде, катнашучылар нәтиҗәләре берничә процент аерма белән белән барды. Мәскәүдә Бөтенроссия экологик инициативалар форумында җиңүчеләр билгеле булды! Җиңүчеләр арасында Казаннан экоактивист Максим Антонов та бар. Ул «Иң яхшы оештыручы» номинациясендә 1нче урынны алды. Максим Татарстанда 17 яшьтән чиста уеннар үткәрә башлады, ә хәзер аның көчле фикердәшләре җыелган, алар ел саен экофестивальләр оештыралар, территорияләрне чүп-чардан җыештыралар, агачлар утырталар, чүпне аерып җыюга өйрәтәләр, ә иң мөһиме – интерактив һәм кызыклы форматта эшлиләр. «Минем җиңүем – Казанда Чиста уеннар командасының җиңүе».