Буа районы балалар бакчалары һәм мәктәпләре 282 килограммнан артык батарейкаларны утильләштерү өчен җыйдылар

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә «Duracell белән батарейкаларны тапшырыгыз» дигән табигатьне саклау акциясе узды. Мәктәп укучыларының һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тырышлыгы нәтиҗәсендә 282,12 кг  үз ресурсларын эшләп бетергән батарейкалар җыелды. М. М. Вахитов исемендәге  гимназия , «Светофорик», «Кояшкай» һәм «Теремкәй» балалар бакчалары аеруча активлык күрсәтте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, халыкның экокультурасын күтәрү өчен Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре даими рәвештә экологик дәресләр үткәрә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International