Казанның 80нче мәктәбендә "Экологик-географик чынбарлык һәм перспективалар" фәнни-белем бирү конференциясенең пленар утырышы булып узды. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты.
Конференция кысаларында 3 секция эшләде, анда укучылар география, химия, биология һәм физика өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итә алдылар. Секцияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, конференциядә катнашучыларга дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.