26 майдан 2 июньгә кадәр ике һава пычрануын контрольдә тоту станциясе атмосфера һавасында күкертле водородның рөхсәт ителгән иң чик зурлыктан артуын теркәгән.
Төньяк территориаль идарә инспекторлары Балтач районы Кенәбаш мәктәбе укучыларын табигатьне сакларга һәм экоакцияләрдә катнашырга чакырды.
Азнакайда яшәүчеләр бәләкәй ерткыч кошны күреп алалар. Алар Ык буе территориаль идарә инспекторларына шалтыраталар һәм шәһәрдә ябалак кошчыгын бер бина белән янәшә тапканнарын хәбәр иттеләр.
1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр Татарстанда Татарстан Республикасы Экология министрлыгы белгечләре, «Чиста һава» операциясе кысаларында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, транспорт чараларын эксплуатацияләүне ачыклау буенча чаралар уздырачак.
В.И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды «ЭКОлидер мәктәбе» экология-агарту проектының өченче сменасына старт бирелүе турында игълан итә.
Түбән Кама районында СИБУРның «Яшел формула» урман-климат программасы кысаларында ылыслы һәм яфраклы үсентеләр утыртуның язгы циклы тәмамланды. Программаны гамәлгә ашыруның ике елында компания 170 гектарга якын җир кишәрлекләрендә 583 мең үсенте утырткан.
Бүген Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне нәниләр өчен күңел ачу программалары, концертлар һәм башка кызыклы чаралар уздырыла. Үз балаларын ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары да котлады.
Башкортстан тармак-ара институты «Россиянең экологик куркынычсызлыгы буенча иң яхшы белгеч – 2023» III Бөтенроссия конкурсын үткәрә. Конкурс дистанцион форматта үткәрелә һәм 29 июньдә 10:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) узачак. Анда әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча 6 айдан да ким булмаган тәҗрибәсе булган белгечләр катнаша ала. Бер оешмадан бер генә вәкил катнашырга хокуклы.
Санитар-экология икеайлыгы кысаларында Саба районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Олы Нырты авыл җирлегендә рөхсәт ителмәгән 2 чүплек ачыклаган.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә шәһәрендәге балалар экология-биология үзәгендә булдылар. Белгечләр «Чиста шәһәр синнән башлана!» дигән темага дәрес үткәрделәр. һәм икенче сыйныф укучыларына табигатьне ничек һәм ни өчен сакларга кирәклеге турында аңлаттылар. Мәсәлән, чүп-чарны таратмаска, учак якмаска, агачларны һәм куакларны сындырмаска.