В.И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды «ЭКОлидер мәктәбе» экология-агарту проектының өченче сменасына старт бирелүе турында игълан итә. Анда 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәгариф учреждениеләре укучылары катнаша ала. Шулай ук катнашуга проектта теоретик этап кысаларында тыңлаучылар һәм практик этапта катнашучыларны озатып йөрүче педагоглар чакырыла. Проект берничә этапта уза, анда катнашучылар сыгылмалы һәм кырыс күнекмәләр концепциясе белән танышачак, проект эшчәнлеге күнекмәләре алачак, Россиянең төрле төбәкләрендә фикердәшләр белән танышачак.
«Эколидер мәктәбе»нең экологик-агарту проекты нигезләмәсе белән http://vernadsky.ru/de/proekty/eco-leader сайтында танышырга мөмкин.
Катнашуга гаризалар 2023 елның 10 июленә кадәр кабул ителә. Иң уңышлы проект авторына киләчәктә аны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтелергә мөмкин.