Башкортстан тармак-ара институты «Россиянең экологик куркынычсызлыгы буенча иң яхшы белгеч – 2023» III Бөтенроссия конкурсын үткәрә. Конкурс дистанцион форматта үткәрелә һәм 29 июньдә 10:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) узачак. Анда әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча 6 айдан да ким булмаган тәҗрибәсе булган белгечләр катнаша ала. Бер оешмадан бер генә вәкил катнашырга хокуклы.
Конкурста катнашу өчен 23 июньгә кадәр сайттагы «Конкурслар» бүлегендә гариза тутырырга кирәк https://bmipk.ru/ . Шулай ук 2023 елның 26 июнендә 10:00 сәгатьтән 10:40 сәгатькә кадәр сынау тестларын узу мөмкинлеге бар (Мәскәү вакыты).
Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләячәкләр шулай ук аларга «Россиянең экологик куркынычсызлыгы буенча иң яхшы белгече – 2023» исеме бирелә.